Мәскәү шәһәрендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең XV съезды үтте. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – 2016 елның сентябрендә узачак Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларны оештыру. Съездда Татарстаннан 28 делегат катнашты,алар арасында безнең районнан Биклән урта мәктәбе директоры Айрат Ибраһимов та бар.