«Беренче адымнар» дип исемләнгән республика ачык фестивале нәтиҗәләре

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе
 
Бу көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә «Беренче адымнар» дип исемләнгән республика ачык фестивале үтте. Конкурсның максаты – үсеп килүче буында иҗатка мәхәббәт тәрбияләү, яшь сәләтләрне ачу, иҗат белән шөгыльләнү өчен балаларга уңай мохит тудыру, Татарстан Республикасында эшләп килүче төрле вокал һәм хореография коллективлары белән элемтә булдыру. Әлеге фестивальдә райондашларыбыз – Балалар иҗат мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә актив булды. Калмия  мәктәбенең «Инструменталь жанр» номинациясендә «Шаян кызлар» ансамбле уңышлы чыгыш ясады  һәм 1 дәрәҗә дипломга ия булды. (педагоглары Вера Сәлимова). Шулай ук  солистлар   Аюпов Данил II дәрәҗә , Илзилә Фәрхетдинова - III дәрәҗә диплом белә   бүләкләнде. Яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International