Районыбызда үткәрелгән «Татар халык курчагы» күргәзмә бәйгесенә йомгаклар ясалды. Конкурска тәкъдим ителгән 50дән артык курчак, чын мәгънәсендә, алтын табылдык кебек. Иске Абдул мэктэп укытучылары белән берлектә балаларның шуның кадәр матурлык тудыра алганнарына сокланасың, горурлык хисләре кичерәсең. Мәктәбебез укучылары Зилә Фарваева һәм Алсу Каримова "Мин уйный торган курчак" номинациясендә 2 урын, ә Рания Саетгараева 3 урын алды. Котлыйбыз!