10 февраль көнне "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" темасына парламент дәресләре үтте. Безгә кунакка, "Тукайтеплогаз" идәрәсе җитәкчесе Ханов М.М., район депутаты килде. Ул эчтәлекле итеп депутат эшчәнлеге турында, алда торган бурычлары белән таныштырды. Укучыларга үзенең теләкләрен әйтте, балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.