Шамаилләр бәйгесендә катнашыгыз

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, шамаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм үстерү максатыннан, "Минем гаиләмнең шамаиле" II Россиякүләм конкурсы уздыру турында игълан итте.

Анда райондашларыбызда  дә катнаша ала. Әлеге бәйге татар милли сәнгате – пыялага ясалган шамаилләрне популярлаштыру, сәләтле кешеләрнең, укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, ата-бабага карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрү, борынгы шамаилләрне барлау һәм саклауны күздә тотып үткәрелә. Конкурста катнашу өчен анкета тутырып, фотографияләр белән 2016 елның 20 апреленә кадәр  info@dumrt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурс турында тулырак мәгълүмат – ТРМДН сайтында. Барысы 5 этаптан торган конкурс нәтиҗәләре буенча 21 май – 5 июльдә “Казан Кремле” музей-тыюлыгында конкурста катнашучылар-җиңүчеләр күргәзмәсе оештырыла, җиңүчеләр 7 июльдә берничә номинациядә бәяләнеп бүләкләнә (20 мең, 35 мең сум премияләр, кызыксындыру бүләкләре каралган). Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Кремль, Кол Шәриф мәчете, Татар шамаиле галереясы, Ислам мәдәнияте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International