Пенсия чыгу өчен бе­леш­мәләр әзерләү­не алданрак кайгырта башларга киңәш итәбез

2016 елның 12 феврале, җомга

Кайбер кешеләр хез­мәт стажының кайбер елларын тиешле документлар белән раслау мәшә­кать­ләре артыннан йөреп, пен­сиягә үз вакытында чыга алмыйлар. Пенсия түләү­дә тоткарлык­лар килеп чыкмасын өчен, ташламалы стажларын раслаучы бе­леш­мәләр әзерләү­не алданрак кайгырта башларга киңәш итәбез. Эш­ләү­че кеше­ләрнең пен­сиягә чыгу өчен кирәкле документлары эш урыннарындагы кадр­лар бүлеге аша әзер­ләнә. Кадрлар бү­леге хез­мәт­кәр­ләре, пен­сиягә ки­түче кеше­ләр­гә документ­ларын пенсия вакыты җит­кәнче 6 ай алдан тапшырырга кирәкле­ген аң­латырга һәм документларны электрон вариантта Пенсия фондына тапшырырга тиешләр.
Әгәр кеше бу вакытта эшләмәсә, пенсияне рәсми­ләштерү артыннан аның үзенә йөрергә туры килә. Ул да, шулай ук, пенсия хокукы алганчы 6 ай алдан, тиешле документларын Пенсия фон­­ды идарәсенә илтеп тапшырырга тиеш.Белешмәләр өчен:

Пенсионная справочная    30-42-42

E-mail383074@mail.ru

SMS-сообщения +7-960-088-30-74

Горячая линия ПФР 8-800-510-5555

Facebook www.facebook.com/pensionniy

Вконтактеvk.com/pfr_ nabchel

Интернет-сайтыwww.pfrf.ru,www.pfrrt.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International