Калмаш авыл китапханәсендә 25 январьдан «Шушы яктан-шушы туфрактан без»дигән китап күргәзмәсе эшли башлады . Китап күргәзмәсендә авылдашлары Гимазова Халимә апаның иҗаты,биографиясе, фотокарточкалары урын алган. Шулай ук язучылар Факил Сафин , Альфия Ситдикова, Вахит Имамов , Айдар Халим , Галиахмат Шахи әсәрләре тупланмасы куелган.Күргәзмәгә Бөгелмә шәһәрендә иҗат итүче СагыйдаГыймаева килде һәм үзенең язмаларын калдырды. Аерым урынны бу күргәзмәдә авылның уңган кешеләренең кул эшләре бизи.Бөек Ватан сугышында катнашучылар ,авылның алдынгы хезмәт ветераннарына багышланган резентация ясап куелган . Ленин Ордены белән бүләкләнүче ,авылның беренче укытучысы Якут апатурында күп магълумәт тупланган
Салихова Г.И.-китапханә мөдире