2016 ел өчен декларация кампаниясе башланды

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Керемнәр турында декларация бирү  формасы, вакыты турында ТРда Россиянең ФНС  9 нчы районара салым инспекциясе  хэбэр итэ.

– Салым агенты тарафыннан салым тотылмаган физик затларга 2015 елдагы керемнәр турында агымдагы елның 4 маена кадәр хисап тапшырырга кирәк.

– Керемнәр турындагы декларацияне әгәр салым түләүче өч елдан кимрәк срокта үз милкендә булган мөлкәтне саткан, фатир, бүлмә һ.б.милекне арендага биреп торудан алган керемнәре булса, кыйммәтле бүләкләр алса, репетиторлык белән шөгыльләнсә, керемнәр турында декларация тапшырырга кирәк.

 

– Декларацияне үзең килеп тә, ышанычнамә буенча физик зат вәкиле аша, почта яки “Салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисы ярдәмендә электрон формада (квалификацияле электрон имза булганда) бирергә була.

– 2015 елгы керемнәр буенча салым декларациясен тутыру өчен махсус программа Россия ФНСның махсус сайтында бар. Шулай ук физик затлар өчен “Салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисында теркәлгән затлар салым декларациясен Россия ФНС сайтында онлайн НДФЛ буенча тутыра ала.

– 2016 елның 4 маена кадәр НДФЛ буенча салым декларациясен тапшырмаган өчен түләнмәгән салым суммасының 5%ы күләмендә, тапшыру өчен билгеләнгән көннән алып, һәр тулы һәм тулы булмаган ай өчен штраф каралган, ләкин ул күрсәтелмәгән сумманың 30%ннан да күбрәк һәм 1000 сумнан да ким булырга тиеш түгел.

 Заполнить декларацию Вам поможет программа «Декларация 2015», размещенная на сайте www.nalog.ru

Уплатить налог необходимо не позднее 15 июля 2016г.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International