Без дә Сәит авылында "Татарстанның чаңгы юллары-2016" Бөтенроссия чаңгы ярышлары үткәрдек. Авылыбез кечкенә генә булса да, төш кенә. Безнең авыл урамнарында бервакытта да эчеп- исереп эшсез тилмереп йөрүчене күрмәссенң. Авыл халкы сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм гадел хезмәт белән көн күрә. Гөмүмән авылда эш сөйүче халык яши. шул ук вакытта авылым халкы эштән соң ял итә дә белә.
Ә ярышларны быз бөек шагыйр Муса Җәлилгә 130 ел тулуга багышлап үткәрдек, ә ярату һәм мәхәббәт ул безнең белән гомер буе бара. Кемнедер яратыр һәм яратылып яшәр өчен минем уйлавым буенча ниндидер көн кирәкми. Чаңгы юлына торле буын кешеләре һәм гайләләре белән килүчеләр дә бар иде. чаңгы юлына баскан иң өйкән кешебез Бадыков Зәки абыйга 75 яшь. Шулай булуына карамастан ул яшләрдән бердә калышмады. Зәки абый бирегә авылда яшәп Ирек күмәк хуҗалыгында хисапчы булып эшли торган кызы Алия белән килгән иде. Ә менә Абзалутдиновлар гайләсе барысыда килгән. Әниле -кызлы Флюрә белән Гүзәл әйләнеп килгәнче, әтиләре Марсил алар өчен җанатар булып торды. Шулай ук Сахабиев Вафир белән Саляхетдинова Алсу да үзләренең җанатарлары белән килгәннәр.
Күберәк фотолар Контакттагы Сәит авылы клубы төркемендә.
Сәит авылы клуб мөдире Айсылу Габдрахманова.
Айсылу Габдрахманова