Новый поселогы"Хыялыйлар" иреклеләр отряды (ИО) «Яшәү бәясе»дигән проекты буенча эшен башлады. Бу чарага старт бирелгән көнне мәктәпнең актлар залында өлкән класс укучылары,укытучылар,ата-аналар җыелган иде . ИО членнары үзләренең футболкалары,отрядның логотибы белән таныштырды (алар боларны "Сәләмәтлек сессиясе" проекты кысаларныда откан Грантлары исәбенә алдылар). Мәктәп директоры Булат Габбасович Махмутов укучыларның уңышлары белән ата-аналарны таныштырды,аларга тагында зуррак уңышларга ирешүләрен теләде. Укучылар үзләренең проектларын тәгъдим иттеләр һәр чыгыш презентация ярдәмендә оештырылган иде. Отряд "Организм VS Вредные привычки»дигән сценка күрсәтте ,үзләренең максатлары һәм бурычлары белән таныштырды , кыска метражлы фильмның эчтәленен ачып бирде . Ата-аналар исеменнән укучыларны шундый иҗади эшкә тарткан өчен,аларга проектны тормышка ашыруда мөмкинчелекләр тудырган өчен Сөмбелнең әнисе чыгыш ясады,үзенең рәхмәтләрен җиткерде . Отряд членнарына районның яшьләр белэн эшлэу идәрәсе,спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе И. Гәрәев исеменнән укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды, Җәмилә һәм Рөстәмнәрне отряд членнарына кабул итү булды.
А.Т. Габдрахманова-авыл китапханә мөдире