Сугышчы- интернационалист  Тимашев  Сергейның   каберенә чәчәкләр салынды.  

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

 15 февраль - Әфганистан сугышында катнашкан сугышчы- интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Комсомол авыл китапханәсендә  мәдәният йорты белән берлектә балаларга батырлык дәресе уздырылды. Чичнә җирендә ятып калган авылдашлары Тимашев  Сергейның  мәктәптә укыган чорларын  искә алдылар ,язган хатлары белән таныштылар ,аның  якты истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар ,каберенә чәчәкләр салынды. Сергейның әнисе  Элиза Инсафовна укучыларга  үзенең рәхмәтен җиткерде,улы хәтирәләре белән уртаклашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International