15 февраль-татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Комсомол китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 110 ел булу уңаеннан “"Кызыл ромашка" дигән әдәби сәгать узды. Китапханәче Лобова Т.А. презентация ярдәмендә шагыйрьнең авыр тормыш юлын, иҗатын яктыртты. Аны искә алып китапларына күзәтү уткәрелде, шигырьләре укылды.