15 февраль көнне Ташкичү авылы китапханәсендә “Антым белән илне якладым” исемле әдәби кичә үтте. Кичә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең дөньяга килүенә 110 ел тулу көненә багышланган. Бәйрәмдә “Шатлык” клубы әгъзәләре актив катнаштылар. Ташкичү китапханә мөдире – Мөхәммәтнәбиева С.Г.