" Сәламәтлеккә   атлап " дигән  синквейннар  конкурсы уздырды

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

16.02.2016 ел. «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль  педагогы Гөлназ Шавалиева  "М.И.Г."  волонтер  отряы белән берлектә " Сәламәтлеккә   атлап " дигән  синквейннар  конкурсы уздырды .Ул бишюллык шигырь(французча) сөйләм телен үстерүгә ярдәм итәргә мөмкинчелек бирә,кыскача  сөйләп бирүне тәэмин итә,   иҗади эшчәнлекне арттыра   .Чарада    социаль яктан авыр хәлдә яшәүче  , күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче,аз керемле гаиләдән булган 8 укучы катнашты.  Алар команданаларга  бүленеп эшләделәр  һәм яз, мәхәббәт,чәчәк, песи,кибет,яшьләр, сәламәтлек,спорт,туризм дигән  сүзләр кергән  синквейн  төзеделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International