Күпләр юл йөрү кагыйдәләрен үтәми. Каядыр ашыгып, аек булмаган хәлдә рульгә утыра, тизлек режимын сакламый, юл чатын, алда баручы транспортны дөрес урап узмый, җәяүлеләр дә еш кына юл йөрү кагыйдәләрен боза. Машина салонында махсус утыргычлар куймыйча, баланы автомобильгә утыртып, юлга алып чыгып киткән ата-анага да аклану юк! Мондый ялгышлар гафу ителми. Без кечкенәдән үк юлда исән-имин йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез. Кагыйдәне белмәгән, үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Зур тизлек белән килгән машина алдыннан юл аркылы чыгу, сфетофор сигналларын санга сукмау күпчелек очракта күңелсез тәмамлана. Гомер бер генә бирелә. Шуңа да кадерен белеп, хәвеф-хәтәрсез яшәү өчен барыбызга да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл һәм намус белән үтәргә кирәк. Өстәвенә уяу һәм сизгер булырга тиешбез. Юллардагы машина агымын, кешеләр ташкынын ЮХИДИ хезмәткәрләре тәртиптә тотарга тырыша, әмма бу гына җитми. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.
Бүгенге көндә юл-транспорт һәлакәтендә бик күп кешеләрнең гомерләре өзелә. Гаепне кемнән эзләргә соң? Мондый хәвеф – хәтәрләрне булдырмый калу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Без күп вакытта машина йөртүче юл йөрү кагыйдәсен боза дип уйлыйбыз. Чынлыкта, җәяүлеләр дә гаепле бит. Җәяүле кеше, юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем кебек үк, беренче чиратта айнык булырга тиеш. Юл аркылы чыкканда җәяүлеләр кичүләреннән файдаланырга кирәк. Кичү булмаган җирдә юл аша чыкканда башта уң якка, аннан сулга карау зарур. Тротуар бар икән, җәяүлеләр бары тик шуннан йөрергә тиешләр. Ә инде тротуар булмаган юлда каршы як хәрәкәт полосасының иң читеннән бару хәвефсезрәк булыр. Бу кагыйдәләрне балалар бакчасыннан ук сабыйларга өйрәтергә кирәк, ләкин тәрбиячеләр генә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә төшендереп бетерә алмый. Гаилә, әти-әниләр белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңышка ирешеп була. Балаларга җәяү йөрү, велосипед йөртү, пассажир булып йөрү кагыйдәләрен әтә-әниләр, тәрбияче-укытучылар, өлкәннәр аңлатырга һәм өйрәтергә тиеш. Балагызга юл билгеләрен күрсәтегез, аңа ул билгеләрнең ни өчен куелганлыгы турында сөйләгез. Хәтерегездә тотыгыз: бала һәрвакыт сездән үрнәк алырга омтыла. Үзегез хаталар җибәрмәгез. Урамда йөргәндә, юл аша чыкканда һәрчак игътибарлы булыгыз, юл кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Юл аша чыгар алдыннан, светофорның эшләү – эшләмәве белән кызыксыныгыз, светофорда янган төсле утларның машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәте белән турыдан – туры бәйләнеше барлыгы хакында балагызга да аңлатыгыз. Якынлашып килүче транспорт алдыннан чабып чыгарга ярамаганлыгын төшендерегез. Фаҗигане булдырмый калдыруда барысын да эшләгез!
Авариягә китерүче сәбәпләр шулхәтле күп, барысын да тезеп бетереп булмый һәм аларның бик күбесендә кеше факторы беренче урында тора. Юл һәлакәтләренең төп сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү дә уздырганнар. Тикшерү нәтиҗәсендә һәлакәтләрнең сигез сәбәбе ачыкланган:
1. Руль артына эчкән килеш утыру. Барлык юл фаҗигаләренең 40%ы спиртлы эчемлекләр куллану аркасында килеп чыга.
2. SМS-хәбәрләр җибәрү. Бу кесә телефоныннан сөйләшеп баруга караганда да куркынычрак.
3. Эмоцияләр, дөресрәге, аларны тыя белмәү.
4. Тизлекне арттыру. Барлык һәлакәтләрнең 13%ы һәм үлем белән төгәлләнүче юл фаҗигаләренең 33%ы югары тизлек аркасында килеп чыга.
5. Куркынычсызлык каешын эләктермәү.
6. Балаларны махсус креслога утыртмау, каешларын эләктермәү.
7. Руль артына арган килеш утыру, нәтиҗәдә йоклап китү.
8. Һава торышын дөрес бәяләмәү. Мәсәлән, көпчәкләрне вакытында алыштырмау.