Стройда җырлап йөрү смотр-ярышларының финалы   узды.  

2016 елның 19 феврале, җомга

"Яшьлек"  спорт комплексында   стройда җырлап йөрү ярышларының финалы   узды.    Әлеге чара Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган иде. Аны район мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм хәрби комиссариат оештырды.  Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны -Бәтке мәктәбе, икенче урынны - Шилнебаш, өченче урынныТеләнче- Тамак  мәктәбе командасы алды. 5-8 класс укучылары  үзләренең хәрби әзерлекләрен күрсәттеләр.  
   Жюри составында запастагы  майор, хәрби комиссариатның  хәрби чакырылыш бүлеге башлыгының урынбасары Солтанов Рәиф Рәкип улы ,   Тукай районының хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы  вәкиле,сугышчы-интернационалист Хазҗиев  Фәнис Миннемөхәмммәт  улы укучыларның уенда катнашуларын дөрес итеп бәяләделәр,үзләренең фикерләрен җиткерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International