Яңа Бүләк авылы китапханәсендә күргәзмәсе булдырылды.

2016 елның 21 феврале, якшәмбе

 Быел патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110ел.  Шул уңайдан Яңа Бүләк авылы китапханәсендә шагыйрьнең иҗатына һәм тормыш юлына багышланган китаплар күргәзмәсе булдырылды. Ә  15февраль көнне  китапханәче “Үзең үлсәң матур исемең калды”дип аталган шагыйрьне искә алу кичәсе оештырды. Кичәгә килүчеләр Муса Җәлилның тормыш һәм иҗат юлын искә төшерделәр, фикер алыштылар, аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шулай ук китапханәче оештырган “Җәлилнең иҗатын беләсезме?”, «Блиц-турнир», «Серле тарма» конкурсларында теләп катнаштылар, шагыйрь иҗатына карата төзелгән башваткычны да чиштеләр. Кичә М. Җәлил сүзләренә иҗат ителгән “Җырларым” җырын башкару белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International