“Сәйлән” балалар бакчасында “И, газиз туган телем!” дип аталган чара уздырды.

2016 елның 21 феврале, якшәмбе

 Һәр милләтнең  уз тарихы, үзгореф-гадәтләре, үз  теле бар. Татар теле-безнең туган телебез. Аны бабаларыбыз борынгы заманнардан бирле саклап, буыннан- буынга тапшырып килгәннәр. Ана телебезне саклау, баету -һәркемнең изге бурычыдыр, мөгаен. Шул максаттан чыгып, “Туган тел” көне  уңаеннан китапханәче Яңа Бүләк авылы “Сәйлән” балалар бакчасында  “И, газиз туган телем!” дип аталган чара уздырды. Татар милли киемендәге  алып баручы баларга туган телнең аралашу- аңлашу чарасы булуын, тел ярдәмендә дөньяны танып белүебез турында төшендерде. Китапханәче  балаларга үз туган телебез белән горурланып яшәргә, аны сакларга кирәклеген дә, туган телгә нигезләнеп башка  телләрне дә өйрәнү кирәклеген үтемле итеп аңлатты. Бәйрәмдә нәниләр татар халкының милли бәйрәмнәре белән дә таныштылар, мәкальләрне дә искә төшерделәр, табышмакларның да җавапларын белделәр, мавыктыргыч уеннар да уйнадылар. Бигрәк тә  “Түбәтәй” уены кызыклы булды. Көй бетүгә түбәтәй кем кулында кала, шуңа җәза бирелә. Җәза бирелгән бала җырлап та күрсәтте, биеде дә, матур итеп шигырь дә сөйләде. “Туган тел” көненә багышланган кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International