Музей тарихы
Музей-биләмәгә якынлашкан саен биредәге мохитнең үзгә икәнен сизәргә мөмкин. Композитор гаиләсе яшәгән урам элек Господская дип аталса, хәзер Чайковский исемен йөртә.
Чайковскийның балачагы узган әлеге йортка 208 ел. Ул 1806 елда салынган һәм 1917 елга кадәр Кама-Воткинск округының җитәкчеләр яши торган йорты була. Әлеге бина белән Воткинскидагы революция һәм гражданнар сугышының иң фетнәле вакыйгалары бәйләнгән. XX гасырның 20-30нчы елларында композитор яшәгән йортта төрле оешмалар урнашкан: механика техникумы, җидееллык мәктәп, яшьләр союзы клубы, металлистлар клубы.
Ә менә музей статусы бераз соңрак, 1940 елда композиторның 100 яшьлек юбилее алдыннан гына бирелә. Киләсе елда музейга да 75 ел була.
Бүгенге көндә биредәге һәр агач, һәр сукмак композитор яшәгән чорны хәтерләтә. Табигый һәйкәл дип танылган, яше 230 елдан да артып киткән юкә агачы да әлеге биләмәдә үсә. Барлыгы 3 гектар җирдә агач бурадан эшләнелгән, мичкә ягып җылыта торган теплица, шул чорда суыткыч урынына кулланылган баз, биек-биек верандалар, кареталар урнаштырылган. Биредә Чайковскийлар йортын, хуҗалыгын чагылдырган 16 объект бар. Монда бер килсәң, китәсе дә килми. Ирексездән, композитор яшәгән чорга кайтасы, бер көн булса да шул вакытларда яшисе килә.
Музейда Чайковский гаиләсеннән калган 7 экспонат саклана. Композитор уйнаган рояль, оркестрина (уен коралы) — болары биредә аеруча кадерле. Һәр тарихи экспонат музыка белән бәйләнгән. Үзенчәлекле ядкарьләрнең берсе — Петр Чайковскийның әнисе чиккән кул эше. “Әлеге картинаны Александра авырлы чакта чиккән.
Петр Чайковский — мәдәният дөньясына зур өлешен керткән, искитмәле мәдәни мирас калдырган, халык күңелендә мәңгелеккә урын алган даһи композитор.