24 февраль кэнне "Энергетик" мәдәният йортында ана капиталы сертификаты бирү тантаасы узды. Анда 9 тукайлылы гаиләсенә Яр Чаллы шәһәре ЗАГС мөдире Равиля Зарипова һәм Пенсия фонды идәрәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мулькаманова сәламәтлек, балаларына һәм үзләренә тыныч көннәр теләделәр .Тукай районының 2095 гаиләсенә пенсия фондында ана капиталы тапшырылды, шул исәптән, аларның 1877ана капиталы акчаларын өлешчә яки тулаем файдаланган инде.
Үз көченә кергән федераль закон буенча, ана капиталын, бу сертификатка хокук бирүче балага өч яшь тулганчы ук, торак кредиты яки займы буенча беренчел түләүгә файдаланырга мөмкин.Моннан тыш, хәзерге вакытта пенсия фондының идарәсе ана капиталының 20 мең сумын түләү өчен гаризалар кабул итә.
Мондый мөмкинлектән ана сертификатын алган яисә 2015 елның 31 декаберенә кадәр алачак, һәм ана капиталының бар суммасын тотып бетермәгән гаиләләр файдалана ала. Бер тапкыр бирелә торган бу түләүгә ия булыр өчен Россиянең Пенсия фондының территориаль органнарына 2016 елның 31 мартына кадәр мөрәҗәгать итеп, гариза язарга кирәк.