22- февраль кич Яңа поселогы китапханә бинасында , Ватанны саклаучылар көне уңаенннан ,Айгөл Габдрахманова тарафыннан оештырылган “Поле чудес “уены булып узды. Уенга күп кенә тамашачылар да килгән иде.Тамашачылар җыелганда , Гөлнара Хусаинова Ватанны саклаучылар көненә махсус әзерләгән ,Әҗмәкәй авыл җирлегенә кергән, хәрби хезмәттә булган берничә буын солдат фотоларыннан тзелгән презинтация күрсәтеп торды . Иң беренче Айгөл Габдрахманова ,алдан иглан ителгән ,ир –егетләрнең кызыклы фотолар күргәзмәсенә җиңүчеләр билгеләп нәтиҗә ясады . 1 урынга Лилия Хамзина, 2 урынга Гөлназ Зарипова һәм Илсөяр Абдрахманова, 3 урынга Руслан Сабитов лаек булып , истшлекле бүләк медаль тапшырылды.
“Поле чудес “ уены ,Айгөл Габдрахманованың ир –егетләребезне бәйрәм белән котлавы белән башланып китте.Музыкаль сәламне “Хәерле кич “ җыры аша Зөлфия Солтанова җиткерде.
1 турда армия хезмәтеннән кайткан Макчуков Вадим, Гумеров Айрат, Мингалиев Фидаил катнашты, һәм Мингалиев Фидаил җиңүче булды.
2 турда студент егетләребез Зарипов Равил, Насыров Рөстәм, Зарипов Айдар катнашты , һәм Насыров Рөстәм җиңүче булды.
3 турда 10 класста укучы егетләребез Абрамов Артем, Хазиев Марсель, Зиангиров Фарит катнашты һәм Хазиев Марсель җиңүче булды. Ә инде өч турда җиңүче булып калган 3 егет арасында Хазиев Марсель җиңүче булып калды һәм супер уенда отып җиңүче булды. Тамашачылар белән дә сорауларга җавап уены уйнатылды. Һәр өч тур уен арасында музыкаль бүләк яңгырады. Сөмбел Хусаинова гитарада уйнап үзенең җырларын башкарды,Айгөл Нуретдинова М. Җәлил шигырь бәйгесендә катнашып җиңү яулаган “Чулочки” шигырен укыды. Айгөл Нуретдинова шулай ук “ Поле чудес “ уенында призлар чыгарып торуда катнашты. Абыйлары белән “ Поле чудес “ уенына килгән Камилә Зарипова һәм Регина Хазиева җыр башкардылар. Айгөл Габдрахманова үзе дә Вераника Пушнованың мәхэббәт турында шигырен укыды. Иң мөһиме “Поле чудес “уенына әйләнә торган өстәлне әтисе Тагир абый һәм әнисе Люия ханым искиткеч итеп ясаганнар. Зал зәвык белән бизәлгән иде. Залга килеп кергәч җылы , матур атмосферада югалып каласың. Сорауларын солдат хезмәтенә бәйле сүзләрдән әзерләгән. Җаваплар экранда, нәк телевизорда кебек , шакмакларга чыгарылып барды.Хәрефләрне экранда күрсәтүне,кирәк җирдә музыка куюны Гөлнара Хусаинова бик югары дәрәҗәдә башкарып барды. Айгөл Габдрахманова бу бәйгегә бик ныклап, һәр нечкәлеген уйлап ныклап әзерләгән.
Югарыда аталып үткән бар кешегә дә чиксез рәхмәтен белдереп истәлекле бүләкләр тапшырып бәйрәм кичәсе тәмам булды. Бәйрәм үткәрүдә матди ярдәм күрсәтүләре өчен Авыл җирлеге башлыгы М.Г.Фазылҗановка һәм Гигант хуҗалыгы җитәкчесе Р.Х.Имамовка зур рәхмәтен белдерде. Тамашачылар һәм уенда катнашучы ир-егетләребез дәртле “ Поле чудес “ уены оештырып матур кичә ясаганы өчен Айгөл Габдрахмановага ихлас күңелдән зур рәхмәтләрен белдереп , алга таба “ Поле чудес” уенын һәрдаим үткәреп торуын теләп , дәртләнеп күтәренке кәеф белән таралыштылар.Айгөл сиңа алга таба уңышлар теләп калабыз.Ә синдә яшьлек дәрте, көч, уй –фикер , фантазияләр аллага шөкер ,җитәрлек.
Барлык тамашачылар исеменнән Зөлфия Шакирҗанова.