27 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Яшел урам" экологик акциягә старт бирелә
27 февральдә “Яшел урам” дип аталган өченче экологик акциягә старт бирелә. Аны пенсия фондының Чаллы идарәсе җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, катыргы-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичев, “Проминдустрия” предприятиесе директоры Николай Атласов белән берлектә оештыра. Чүп калдыкларын аерып җыю өчен контейнер Яңа шәһәрнең 18/07 йорты һәм 26нчы гимназия арасына куела. “Макулатура тапшыр – агачны сакла!” девизы астында кәгазь калдыклары китерүчеләргә КБКда җитештерелгән товар бүләк ителә.