Кувады авылында гомер итүче Әсма Гыйрфанетдин кызы Гыйрфанетдинов 26 февраль көнне 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны туган көне белән котларга муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев , Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы, туганнары килде. Алар юбилярга котлау сүзләре җиткерделәр һәм бүләк тапшырдылар.