Тукай районы мәктәп укучылары да бу чарадан читтә калмадылар һәм лаеклы урыннарга ия булдылар

2016 елның 26 феврале, җомга

19 февральдә Чаллы шәһәренең М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә II Төбәк халыкларының милли мәдәниятын һәм әдәбиятын чагылдырган “Чаллы – дуслар каласы” китапханә фестивале узды.Фестиваль китапханәнең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге һәм “Чишмә” Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, шәһәрдә яшәүче татар, башкорт, чуваш, мари, әрмән, алман, керәшен, әзербайҗан милләтләре катнашында үткәрелде . Әлеге бәйрәм Халыкара туган тел көненә һәм “Чаллы пүчинкәсе” җирлеге нигезләнүенә 390 ел тулуга багышланды.  Тукай районы мәктәп укучылары да бу чарадан читтә калмадылар һәм лаеклы урыннарга ия булдылар  :

  * Иштирәк авылыннан- Закирова Залия - 1  урын ,Нургалеева Алсу - 1урын, Зайнутдинова Айзиля - 2урын (җитәкчеләре  Закирова А.),

 * Тлянче-Тамак  авылыннан- Лутфуллин Шаукат – 3 урын(җитәкчесе  Гарипова А.),   Камалов Эмиль –2 урын (җитәкчесе Мухамадиева Ф.),

  *Татарстан  поселогы-Харматуллина Аделина –3 урын (җитәкче  Мирзаянова М.),

 Иске Байлар авылы- Хазиева Эльвина – 2урын (җитәкче  Хазеева Г.)

  Иштирәк  авыл китапханә мөдире Закирова А.М.фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International