РФ Пенсия фондының Татарстандагы бүлегенә идарәче итеп Эдуард Вафин билгеләнде

2016 елның 2 марты, чәршәмбе
 РФ Пенсия фондының Татарстандагы бүлегенә идарәче итеп Эдуард Вафин билгеләнде.
 
 Эдуард Вафин 1979 елның 1 маенда туган. 2001 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Пенсия фонды өлкәсендә 2000 елдан бирле хезмәт куя. Моңа кадәр, 2013-2015 елларда, Эдуард Вафин РФ Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесенең урынбасары, ә 2015 елның ноябреннән вакытлыча идарәче вазифасын башкарды.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International