26 февраль көнне Круглое Поле поселогы китапханәсе каршында эшләп килүче "Алтын ачкыч" клубы членнары белән Туган тел көне уңаеннан "Укыйбыз,өйрәнәбез,уйныйбыз..." дигән танып белү сәгате узды. Төрле халык гимннары белән таныштылар,бу көнне билгеләп үтү тарихы белән таныштылар,"Сүзне таны" дигән уен уйнадылар,дип яза китапханә мөдире Шарапова В.Р.Фото