Полиатлон ярышлары булып үтте.

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

 

Яңа поселогы мәктәп базасында полиатлон ярышлары булып үтте. Яшүсмерләр үзләрен 2 километрлык араны чаңгыда йөгерү, тартылу (малайлар өчен), пресс (кызлар өчен), пневматик винтовкадан ату кебек ярышларда сынап карады. Барысы бергә ярышларда районыбызның 18 мәктәбе арасыннан 79 кеше катнашты. Нәтиҗләр: 1 нче урын- Динара Шагивәлиева (Кече Шилнә), Искәндәр Исламов (Калмаш) ,2 нче урында-Эльмира Солтангәрәева (Яңа поселогы), Артем Абрамов (Яңа поселогы),3 нче урын-Айсылу Ахуновага (Түбән Суыксу) һәм Айрат Гәрәевка (Яңа поселогы) бирелде. Командалар арасында: 1 нче урын- Яңа поселогы спорт  мәктәбекомандасы  ,2нче урын- Калмаш мәктәбе ,3 нче урын Яңа поселогының икенче составы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International