Татар әдәбияты буенча республика олимпиадасында призлы урын яулады.

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе
Күзкәй авылыннан XI сыйныф укучысы Диана Мусина (укытучысы Нәзилә Абзалова) татар әдәбияты буенча республика олимпиадасында призлы урын яулады. Шулай ук әлеге фәннән Мусабай-Завод мәктәбенең X сыйныф укучысы Рузилә Вәлиева да (укытучысы Лилия Вилданова) призлы урынга лаек булды. Татар теле фәненнән дә яхшы күрсәткечләр бар. Иске Абдул авылы мәктәбенең XI сыйныф укучысы Ильвина Мөхәммәтдинова да (укытучысы Флюрә Гыймазова) югары дәрәҗәдәге белемен күрсәтте, призлы урын яулады. Әлеге олимпиадалар татар мәктәбендә укучылар арасында уздырылды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International