18 февраль көнне Җәлил бистәсенең 2нче урта мәктәп базасында укучыларның“Муса Җәлил – иҗат һәм батырлык үрнәге” фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Әлеге чарага төрле шәһәрләрдән кунаклар чакырылган. Шулар арасында – Татарстан Республикасының халык шагыйре Ренат Харис, Казан (Идел буе) федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры Хатыйп Миңнегулов, Казан (Идел буе) федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты кафедра мөдире Әлфәт Закирҗанов, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты доценты Рәсимә Шәмсетдинова, Татарстан Республикасының Милли музее җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова һ.б.күренекле шәхесләр бар иде. Шулай ук әлеге чарага 33 муниципаль районнан укытучылар һәм укучылар да килгән иде. Тукай униципаль районыннан Кече Шилн Галиуллина Гүзәл һәм аның укытучысы З.Н. Исламова катнаштылар һәм чыгыш ясадылар, сертификат белән бүләкләнделәр