Безнең районнан бу тантанага хөрмәткә лаеклы, хезмәтләрендә уңышка ирешкән 4 гүзәл затыбыз катнашты.

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

      4 март көнне Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” Республика конкурсына йомгак ясалды. Төрле номинацияләрдә иң-иңнәре дип табылган күркәм ханымнарны тәбрикләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Безнең районнан бу тантанага хөрмәткә лаеклы, хезмәтләрендә уңышка ирешкән 4 гүзәл затыбыз катнашты. "Ярыш" авыл хуҗалыгы оешмасының алдынгы сыер савучысы Марданова Фидания Мавляветдиновна, Теләнче-Тамак урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Бөтенроссия "Ел укытучысы" конкурсының район этабы җиңүчесе Абзалова Алсу Мирдайсеровна,"Шәфкать"  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре, шәфкать туташы, "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесендә катнашып район данын яклап "Хатын-кыз-әни" номинациясендә матур чыгыш ясаган Салахутдинова Альмира Касимовна, "Гиндукуш" хәрби дан музее" җитәкчесе, "Ак калфак" бөтендөнья иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе, "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесендә катнашып район данын яклап "Хатын-кыз-лидер" номинациясендә тамашачы мәхәббәтен яулаган Гарипова Резеда Рәвисовна катнашты.
     Иң элек Татарстан Президенты барлык хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп, 8 Март бәйрәме белән котлады һәм исәнлек-саулык теләде. "Без, мөгаен, хатын-кызның дәүләт, республика, һәр гаилә өчен әһәмиятен кайчак бәяләп тә бетермибездер. Хатын-кыз ул – гаилә нигезе, ә гаилә – дәүләт нигезе. Сез - аналар да, бизнес вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре дә. Сезнең алда баш иябез”, - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов һәм рәхмәтен җиткерде. 
     ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев гүзәл затларны тәбрикләп: “Бер гасыр элек дөньяның хатын-кызлары үз хокуклары турында белдереп, ир-атлар белән тигезләште. Хокукларга ия булганнан алып, әле беркайчан да 8 Март хөрмәтенә 4 көн рәттән бәйрәм иткән юк иде. Алда нәрсә буласын фаразларга кыймыйм, - дип шаяртты ул. – Сезнең йөрәкләрнең җылысы, сезнең тәэсирегез белән Россия шартларында кыш та йомшарды. Әле бүген бирегә килгәч тә хатын-кызлар, кичә “Ак Барс”ның 8:0 исәбе белән җиңүе әллә ир-атлар казанышымы, ул хатын-кыз тырышлыгы бит, диләр. Ничек кенә булмасын, бу – сезнең җиңү”. Минтимер Шәймиев чыгышын тәмамлап: “Бәхет, шатлык, татулык, күңел тынычлыгы сезгә!” – дип җылы теләкләрен әйтте.
      Шулай ук хатын-кызларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова,ТР профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Тататрстан хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Валиева да тәбрикләде.ФОТО

Хөрмәт белән,
Резеда Гарипова
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International