Сәет авылында үткәрелгән бәйрәмебезне “Иң-иң” дип атадык. Ни өченме?
Чөнки бүген иң-иң ямьле , затлы бәйрәмнәрнең берсе.
Бүген бездә кунакта иң-иң кадерлеләребез -ӘНИЛӘР.
Бәйрәм табынына кунакларны ике тапкыр җыйдык. Көндез Оргыды һәм Сәет авылларыннан өлкән буын апалар, ә кич белән яшьләр җыелды. Апаларыбыз бәйрәмдә мөнәҗәтләр әйтеп илләребез, көннәребез имин булсын дип догалар кылды.
Яшьләр төрледән төрле уеннар уйнап, җырлап биеп күңел ачты. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел чөнки бу бәйрәм көнендә безнең шатлыкларыбыз икеләтә иде. Безнең клубыбызда ремонт эшләре башланды. Авыл халкына бу шундый зур сөйенеч булды. Фото
Клуб мөдире Айсылу Габдрахманова.