“Дәү әнидә кунакта” дип аталган гаилә бәйрәме уздырды.

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

      8март көне уңаеннан китапханәче, тәрбиячеләр белән берлектә Яңа Бүләк авылы “Сәйлән” балалар бакчасында “Дәү әнидә кунакта” дип аталган гаилә бәйрәме уздырды. Бәйрәмчә киенгән балаларны дәү әни шатланып каршы алды. Бәйрәм мохитен уздырырга  залның зәвыклы бизәлеше ярдәм итте. Өйнең түрендә борынгы сандык тора. Әбинең сандыгында ниләр генә юк: бәби итәкле күлмәк, чигүле алъяпкыч, камзул, калфак, түбәтәй, юкалы читек, хәтта чабата да бар иде. Кунакка килгән нәниләрне әби яшь вакытта кич утырып, җырлар җырлап, чигү чигүләре, төрле уеннар уйнаулары турында мавыктыргыч итеп сөйләде, чиккән милли кием үрнәкләре белән таныштырды. Элек электән сакланып килгән “Кәрия Зәкәрия”, “Ачык авыз”, “Челтәр элдем читәнгә”, “Йөзек салыш” кебек уеннарда әти-әниләр дә, балалар да теләп катнаштылар.

 Бәйрәм балаларның матур җыр һәм шигырьләре, дәртле биюләре белән үрелеп барды. Соңыннан милли ризыклар белән чәй эчү табыны оештырылды.Фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International