Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар үтте

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

4 нче март көнне Калмия  мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен  семинар үтте. Семинарда мәгариф идарәсе методисты  Әлфинур Хөсәинова катнашты. Район мәктәпләре укытучылары  семинар барышында  ачык дәресләр, мастер-класслар һәм  укытучыларының яңа заманча технологияләр белән эшләү алымнарын  карадылар. Шулай ук түгәрәк өстәл артында мәктәпнең методик эшчәнлеге белән таныштылар,фән  олимпиадаларының нәтиҗәләрен барладылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International