Сәмәкәй мәктәбендә "Иң яхшы гаилә" исемле кичә узды. Кичә ике бәйрәмне-23нче февраль һәм 8нче март бәйрәмнәрен берләштереп үткәрелде. Бәйрәмдә 4 гаилә катнашты, хатыннар ирләрен төрле бәйгеләрдә сынадылар. Азакта "Иң күркәм гаилә" исеменә Гатауллиннар гаиләсе ия булды, "Иң тырыш гаилә" исемен Абзалутдиновлар гаиләсе алды, калган гаиләләр "Иң тырыш гаилә", "Иң бердәм гаилә" исемнәрен яуладылар. Бәйрәм барышында укучылар әти-әниләренә концерт номерлары күрсәттеләр. Фото