Яна поселогы мәдәният йорты каршында оештырылган «Сунмәс йолдызлар « - театр коллективы барлык гузәл затларыбызны бәйрәм белән котлап, драматург Т.Миннуллиннын «Алты кызга бер кияу» комедиясен сәхнәләштерде .Халык гадәттәгегә караганда шактый жыелган иде.Чәнки тамашачылар уз «артистларынын» чыгышын яратып элгерде.Узган елгы «Әйтелмәгән васыять» (Ә.Еники) драмасын да кабат- кабат курсәтуне сорап йөручеләр булды. Тамашачылар 6 март кичендә барысы да комедиядә уйнаучы артистлар тормышына кереп чумдылар. Кайсылары Нина Васильевнаны унай кабул итте (Гузәлия Кәримова). Нишлисен, кеше тугел дурт аяклы ат та абына бит,авырлыклар алдында туктап калмыйча , уз бәхетен , мәхәббәтен әзләвен дәвам итә Нина.Бәлки анын бәхетле язмышы якында гынадыр.Купчелек беренче карашка басынкы гына булып куренгән Фаягәл яклы булды.Бу образ хатын -кызнын сабырлык хәм туземлелек урнәге . Купләр язмышын шулай оста курсәту сәләте бары Рушания Ахмадиевада гына диярсен , бастырып сәйләу керт- керт басып йәру - бары ана гына хас.Поселокнын егерме елдан артык стажы булган медицина хезмәткәре Гәлгенә Садртдинова роле барысыннан да авыррак . Әч бала анасына 19 яшьлек кыз образын ачу жинелләрдән булмагандыр. Тик анын хәрвакыт елмаеп, кәлеп , жинел гәудәсе белән йәгереп йәру гадәте бу образны тудыруда зур әтәргеч бирде хәм ул таныш тугел кешеләр әчен чыннан да 20-22 яшьлек кыз Рузалия булып калды.Әсәрдә сирәк очрый торган хатын- кыз Хадичә ролен Гәлия Сәлимова жиренә житкереп башкарды. Әйе шул , хәркем дә Гәлчирә, Нина, Фаягәл кебек ачыктан- ачык сәйләшугә әзер тугел.Әчтән янып- коеп , нишләргә белмичә, уз бәхетен тып- тын гына кәтеп утыручылар да бар шул безнен арада. Андыйларга аеруча авыр тормыш итуләре.Хатын- кыз коллективында житәкче булу жинелләрдән саналмый , ни кадәр кырыс характерлы булса да , агымга кушылмый булдыра алмады баш бухгалтер Нурзидә Мәбәрәковна (Нурия Абдуллина). Чәнки анда да хатын- кыз йәрәге тибә, ана да жылы суз , ирләр кинәше , таяныч кирәк. Кемдер Гәлчирә Нәжиповна ( тәп рольләрнен берсен уйнаучы Сәрия Ахсанова) яклы булды.Карап торуга жилбәзәк кенә булса да, бу хатын усал ниятле тугел. Жавапсыз яратуы белән бәхетле ул, ана артык берни дә кирәкми, шул яратуы ана кәч бирә , илхам әсти.Анын кунел кутәренкелеге , жырлы – биюле хәрәкәтләре әсәрдә кызыл жеп булып урелеп барды.Хисләрен анлата алмаган кайберәуләр әчен бу образ уен- кәлке , жыр – бию аша да мәхәббәттә анлашып була икән бит – дигән фикер калдырды. Әсәрнен тәп максаты хатын - кыз никадәр кәчле булсада яклауга мәхтаж зат.Әсәрдәге геройларнын барсына да ачкыч яратучы, аларны яклаучы хәм анлаучы ,вакытында утемле кинәшләр бируче ,кирәк икән усаллана да белуче тәп герой Рахматулла Хәрмәтуллович (Рафаәль Гимазетдинов) барысын да шаккаттырды.Драматург Т.Миннуллин язганча «Хатын - кызнын узләре дә белмәгән серләрен белуче , хәрбер жаннын бәхетсезлеген анлый белуче хәм анна узенен кинәшләре белән дәва табучы Хозер Ильяс» ны Рафаәль Гимазетдинов искиткеч оста ачып салуы купләрне кәнләштергәндер.
«Артистларыбызга»,аларнын гайләләренә,спонсорлар Әжмәкәй авыл жирлеге башлыгы Фазылжанов Марат Габделхаевичка,”Гигант» хужалыгы житәкчесе Имамов Риф Ханифовичка зур рәхмәтебезне житкерәбез.ФОТО
Ибрагимова Гәлчәчәк Хазовна.