Гореф-гадәтләребезнең, йола-традицияләребезнең әйләнеп кайтуы – сөенечле. Әби-бабайларыбыз тирән мәгънәле нинди генә бәйрәмнәр үткәрмәгән. Аларның үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә, төрле милләт халыкларын берләштерүдә әһәмияте зур. "Май чабу" бәйрәме дә шулай уртак бәйрәм буларакТеләнче- Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында да билгеләп үтелде. Бәтке авылыннан килгән Марина Орлова концерт оештырды , төрле уеннар,биюләр башкарылды. Ахырда бергәләп тәм-томнар белән чәй эчү ,коймак ашау һәм карачкы яндырылды,дип хәбәр итә социаль хезмәткәр Камалова Альбина Наиловна