Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында "Туган тел" мастер - класс бәйгесе үтте

2016 елның 11 марты, җомга

1 нче март көнне  районда  татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында, педагогик осталык белән уртаклашу, иҗади эшләүче укытучыларны барлау максатыннан, ел саен "Туган тел" мастер - класс бәйгесе үткәрелде.. Бәйгедә районыбызның иң уңган, иң тырыш, иң белемле укытучылары көч сынашты. Менә алар: Бәтке  мәктәбеннән югары квалификацион  категория  Гельсиня Заки кызы  Якупова(җиңүче).Дипломантлар:  Авзалова Н.Ф.(Күзкәй мәктәбе), Фарахова Р.Я.(Кенәз мәктәбе ), Назмутдинова З.Г. (Яна Булякмәктәбе ),Борганова Г.Н. (Калмашс мәктәбе ). Гелсинә Якуповага республика турында уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International