4 март көнне Бәтке авылы мәдәният йорты каршында Марина Орлова җитәкчелегендә «Балаган» дип исемләнгән курчак театры оешты." Май чабу бәйрәмен озату" күренешен балалар тамашачылар хозурына үзләренең тәүге спектакльләре итеп тәкъдим иттеләр. Нәни тамашачылар белән беррәттән, өлкәннәр дә спектакльне яратып кабул итте,чөнки мәдәният йортында алма төшәр урында юк иде. Артистларга «Афәрин, булдырасыз!» – дип, бәхетле, иҗади гомер телибез. Бәткелеләр курчаклары үзләре теккән, бу эшкә балалар бик теләп алынган, алар кулланышта булган курчакларны үзгәртеп ,яңа технологияләр кулланып эшләгәннәр . Спектакльдә соң катнашучыларга, курчаклар җыюда, аларны үзгәртеп тегүгә ярдәм иткәннәргә истәлекле бүлшкләр тапшырылды.