Түбән Суыксу авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында

2016 елның 11 марты, җомга

Түбән Суыксу авылымәдәният йорты каршында эшләп килүче «Энҗе бөртекләре”  театр түгәрәге укучылары, Сахабеева Инзилэ, Ихсанова Ләйлэ  җитәкчелегендә "Ак каен" балалар бакчасында "И туган тел, и матур тел." исемле театр тамашасы күрсәттеләр. Чараның төп максаты : балаларны начарны яманнан аерырга өйрәтү, тәрбия өлкәсендә үгет-нәсихәт бирү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, театр сәнгатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләүдән гыйбәрәт иде. Театр җыр-бию белән бергә үрелеп барды. Балалар аеруча су анасы һәм шүрәле образларына мөкиббән киттеләр. Гомумән, театр югары дәрәҗәдә узды. Юкка гына халык мәкале : "Бер күрешү-бер гомер" димәгән. Бу очрашу балалар күңелендә җуелмас матур хатирә булып истә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International