5 март көнне Дмитрий Шиллер җитәкчелегендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары, боз астында 102 метр тирәнлеккә төшеп, дөнья рекорды куйды. Бу хакта Татарстандагы Рус география җәмгыятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шунысын да искәртик: Ак диңгезгә экспедиция 12 февральдә башкалабызда старт алган иде.
Казан драйверлары су астында йөзү өчен Россиядә җитештерелгән җиһазларны сыный. Алар шулай ук 102 метр тирәнлектә диңгез төбеннән су һәм грунт үрнәкләрен дә алды.
Экспедициядә барлыгы 10 кеше – Дмитрий Шиллер җитәкчелегендәге Казан тикшеренүчеләре, шулай ук тәҗрибәле аквалангчылар – Череповецтан Александр Губин һәм Мурманскидан Алексей Полещук катнаша.