Кенэзлелэр олы бәйрәмнәрен – Пасханы билгеләп үттеләр

2016 елның 1 мае, якшәмбе

30 апрельдән 1 нче майга   каршы төндә районыбызның Кенэз авыл жирлеге Николай  Чудотворц храмында   бәйрәм гыйбадәтләре укылды. Олы көн бәйрәме яки Пасха (юнанча πάσχα, латинча Pascha, яһүд сүзеннән - ‎פסח‎ [Pesaḥ] - "яныннан үтеп китү" ), шулай ук Гайсә Мәсих Терелүе (юнанча Ἡ Ανάστασις τοῦ Ἰησοῦ Χριστοῦ) - христиан иң борынгы бәйрәме, гыйбадәт елының төп бәйрәме. Инҗил китабында тасвирланган Гайсә Мәсих терелүенә багышлап үткәрелә. Хәзерге вакытта һәр ел өчен бәйрәм итү көне ай-кояш тәкъвиме буенча билгеләнә.эДин тотучылар чиркәүләргә изгеләндерү өчен бәйрәм нигъмәтләрен – куличлар, пасха, буялган йомыркалар да алып килгәннәр иде.  Иеритерей Дмитрий  Пасха догасын укыды, бәйрәм ризыкларын изгеләндерде, православныйларны изге көн белән тәбрикләде. Православныйлар бу чараны оештыруга   ярдэм  иткэн Яр Чаллы шэхэренен Орловка чиркэве протоиерею Олег Богдановка зур рэхмэтле

Фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International