Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алучылар һәрбер йортка керәчәк

2016 елның 10 июне, җомга

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын   алу Тукай районында  213 КФХ  һәм ИП ,86  бакчачылык ширкәте,23706 шәхси хуҗалыкта уздырыла.  2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу объектлары турында мәгълүматлар җыюны махсус өйрәтелгән  10 инстркутор һәм 61 сан алучылар район кешеләренең чынлыкта яшәү (булу) урыны буенча гамәлгә ашырачаклар.

Сораштыру үткәргәндә халыктан бернинди документ та таләп ителми. Сан алучы бланкларны бары тик сораштырылучы сүзләре буенча гына тутырачак. Сан алучыны тану катлаулы түгел: аның зәңгәр униформасына “Бөтенроссия  авыл хуҗалыгы санын алу-2016“ (ВСХН-2016) логотиплы жилет, кояштан саклаучы козырек һәм “Росстат“ язулы портфель керә. Сан алучының үзе белән ВСХП-2016 хезмәткәре таныклыгы булырга тиеш. Ул паспорт күрсәткәндә генә гамәлдә.

Төп этап тәмамланганнан соң авыл хуҗалыгы санын алу объектларын сайлап контроль йөреп чыгу планлаштырылган, аны 16 августтан 24 енә кадәр инструкторлар үткәрәчәк. Шуңа күрә кайбер квартир һәм йортларга икешәр тапкыр киләчәкләр.

Татарстанстатның www.gks.ru сайтында ВСХП-2016 барышында файдаланылачак сан алу кәгазьләренең формалары урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International