1 июльдә россиякүләм – авыл хуҗалыгы буенча сан алуга старт биреләчәк

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Агымдагы елның 1 июленнән  россиякүләм – авыл хуҗалыгы буенча сан алуга старт бирелэчэк ,ул соңгы тапкыр 2006 елда  узган . Аның барышында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өчен файдаланыла торган җир участоклары хуҗалары һәм арендаторлар, авыл хуҗалыгы терлекләре булган юридик һәм физик затлар турында белешмәләр алыначак. Районда 17 авыл хуҗалыгы предприятиесеннән, 6 кече предприятиедән, 3 ярдәмче предприятиедән, 213 крестьян-фермер хуҗалыгыннан һәм шәхси предприятиедән, 23706 шәхси ярдәмчел хуҗалыктан мәгълүматлар җыелачак.

Сан алуның максаты – муниципаль берәмлекләрдә авыл хуҗалыгының торышы турында мөмкин кадәр күбрәк объектив белешмәләр алу, авыл хуҗалыгы субъектлары турында төгәл характеристикалар туплау.

Районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә төп юнәлеш булып терлекчелек тармагы өчен азык базасы булдыру тора. Ләкин азык үстерү мәйданнарының чикле булуы, финанс ягыннан стимул җитмәү бу өлкәгә үсәргә комачаулый. Алда торган сан алу җир ресурслары структурасы һәм аннан нәтиҗәле файдалану, терлекләр һәм кошлар турында вакытында мәгълүмат бирәчәк.

ТР Хөкүмәте тарафыннан шәхси ярдәмчел хуҗалыклар секторына зур игътибар бирелә. Ул районның социаль-икътисадый үсешендә нигез булып тора.

Мондый зур масштаблы сан алуны тормышка ашыру авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ягыннан ышанычлы мөнәсәбәт булганда гына мөмкин. 

Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда сан алу сорашу рәвешендә үтәчәк, ягъни сан алучы хуҗалыкның җитәкчесенә сораулар бирәчәк һәм аларны махсус бланкларга терки барачак. 

Статистика бүлеге бу эшкә 61 сан алучыны һәм 10 инструкторны җәлеп итә. Алар өчен махсус укулар һәм тестлар үткәрелә, аларда документация тутырырга, мәгълүматларның конфиденциальлеген тәэмин итәргә өйрәтелә, дип хәбәр итә Дәүләт статистикасының район территориаль бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхуллина. 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International