Ит,сөт,яшелчә,җиләк-җимеш производствасын арттыру кулланыш базарында бәяләрне стабильләштерүгә ярдәм итәчәк

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Ит,сөт,яшелчә,җиләк-җимеш производствасын арттыру  кулланыш базарында бәяләрне   стабильләштерүгә ярдәм итәчәк .  Кешеләрне  кулланыш товарларның бәясе борчый. 2015елның  гыйнвар-декабрь айлары 2014 елның( шул вакыты эчендә)112,8 %,агымдагы елның 5 аена   102,3%арткан  . Бәяләр Мониторины буенча   кәбестә,кишер,суганга 1-2 % артуы күренә .Ит җитештерү буенча быел 2 айда 6 процент, сөт буенча 2 процент үсешкә ирештек, азык-төлек товарларына бәяләр узган елның сентябреннән бирле үзгәрешсез саклана. Авыл хуҗалыгын исәпкә алу  мәгълүматлары демография турындагы, авыл хуҗалыгында кешеләр мәшгульлеге, җир ресурслары, үстерелүче культуралар, җиләк-җимеш утыртмалары күләме, терлек һәм кошлар баш саны, машиналар һәм җиһазлар булу-булмау турындагы мәгълүматларны актуальләштерү мөмкинлеге бирә. Болар барысы да ил җитәкчелегенә авыл хуҗалыгы үсеше потенциалын һәм мөмкинлекләрен объектив  билгеләргә ярдәм итә. Исәпкә алуның девизы - “Авыл тәртиптә икән – илебездә муллык“ - аның төп идеясен мөмкин булганча тулы ача: дәүләт икътисадының тотрыклылыгы турыдан-туры илдә авыл хужалыгының үсеш дәрәҗәсенә бәйле. Аны бары тик илнең аграр потенциалының чын торышын белгәндә генә үстерергә була.

Исәпкә алу әңгәмә формасында үткәреләчәк, аның барышында бернинди документлар да күрсәтү таләп ителми. Исәпкә алу кәгазьләрендәге мәгълүматлар закон тарафыннан конфиденциаль дип таныла, алар читкә чыгарылырга тиеш түгел, физик һәм юридик зыян китерү максатыннан кулланыла алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International