Когогина: Татарстаныбызда авыл хуҗалыгын, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм итә торган программалар, дәүләт ярдәме авылны яшәтүгә, аның якты киләчәгенә юнәлтелгән.

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

Әлфия Когогина Әгерҗе районына сәфәрен “Тирсә“ бүлекчәсе басуына комбайнчылар парадына җыелган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашудан башлады. Аны район башлыгы Валерий Макаров озатып йөрде. 

– Табыннарыбыз муллыгы турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйләнгән. Авыл яшәсә генә ил яши. Татарстаныбызда авыл хуҗалыгын, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм итә торган программалар, дәүләт ярдәме авылны яшәтүгә, аның якты киләчәгенә юнәлтелгән.  Ил җитәкчелеге авылда шәхси хуҗалыкны үстерүне мөһим социаль бурыч итеп куя икән, димәк, авыл яшәячәк.  Быелгы урып-җыю кампаниясендә дә сезнең сынатмаячагызга ышанам, – дип игенчеләребезгә уңышлар теләде Дума депутаты. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International