Комбайнерларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм комбайннарына флаг беркеттеләр

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Ашлык комбайннарында эшләүче игенчеләрнең авыр хезмәтенә карата тагын да дәрт уяту максатында,8 август көнне  район җитәкчеләре , кырларга  чыгып, комбайннарны вакытлыча гына туктатып,  механизаторларның туфрак катыш икмәк исе килеп торган көчле кулларын кысып, истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм  комбайннарына   флаг беркеттеләр.Район  аппарат Советы  җитәкчесе Әсхадә Зиятдин кызы Наврозова   “Акрос” маркалы комбайн белән 4605 цн    ашлык суктырган  “Тукай азык-төлек корпорациясе” ҖЧҖ  ”  комбайнеры Фатыйхов Фазыл Габдулла улына    бүләк тапшырды,аның белән әңгәмә корды һәм   авыр хезмәтендә уңышлар теләде   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International