8 август көнне Кенәз авыл җирлеге Сосновый Бор поселогы елгасы як яр буйлары гөр килеп торды. Поселок елгасы яр буйлары чиста булсын өчен оештырылган"Чиста яр буйлары- чиста су" экологик акцияне "Яшел патруль" берләшмәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды .
Табигатьне пычратуы җиңел, ә менә аны чистаруы шактый чыгымлы. Моның өчен, беренчедән, эшнең мөһимлеген аңлаган кешеләр кирәк. Еллар буе кемнәрдер пычраткан җирләрне берәүнең дә үз теләге белән чыгып җыештырасы килми, билгеле. Ярый әле җыештырганны күреп, аңласалар, кабат чүпкә батырмасалар...