Кичә районга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле сәфәр белән килде

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Кичә районга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле сәфәр белән килде. Ул «Феникс» җәмгыятенең дуңгызчылык комплексы төзелешендә булды һәм Ташкичү авылында республика программасы кысаларында төзелгән яңа клубны ачуда катнашты. Дәүләт Советы рәисен РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова озатып йөрде. 

Төзелеш белән танышканнан соң Фәрит Мөхәммәтшин Ташкичү авылына юл тотты. Яңа төзелгән мәдәният бинасын биредә «Асылташ» һөнәрчеләр йорты дип атаганнар. Шуны исбатлап, ачылыш тантанасына да кул эшләреннән бик күркәм күргәзмә әзерләнгән иде. Дәүләт Советы рәисе аларның берсен дә игътибарсыз калдырмады, кул эшләре осталарының һәрберсе белән кул биреп күреште. 

Клуб каршындагы мәйданчыкка җыелган район халкы белән сөйләшү дә бик дустанә мохиттә барды. 

Ташкичү клубы – районда республика программасы кысаларында төзелгән бишенче мәдәният объекты. 50 урынлык клуб республика бюджетына 5,6 млн сумга төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International