Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе дәвам итә

2016 елның 12 августы, җомга
Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе дәвам итә

Һәр мәктәпнең, көллият һәм техникумны тәмамлаучылар арасында уңышка ирешкән һәм хәлле кешеләре бар. Нәкъ менә шундыйлар, моннан дүрт ел элек Татарстан Президенты башлангычы белән оешкан акция кысларында үзләре укып чыккан белем йортларына ярдәм күрсәтә дә инде.
Тукай районы  иганәчеләре дә  "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясенә кушылган,алар  11 мәктәпкә ярдәм күрсәткән
Исегезгә төшерәбез: акциягә кушылып, мәктәбеңә төрлечә ярдәм итәргә була. Моңа тышкы төзекләндерү эшләре (койма тоту, буяу, бинаны, түбәне төзекләндерү) һәм бүлмәләрне төзекләндерү (спорт заллары, ашханә, башка бүлмәләрне ремонтлау, мультимедиа җиһазлары урнаштыру) генә түгел, төрле чаралар оештыру (бүләк һәм сувенирлар алу һәм башкасы) кебек эшләр дә керә.

"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән 2013 елдан бирле уздырыла. Быел аңа 25 майда старт бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International