Кнәз авыл җирлегендә «Яраткан героенны таны" дигән мавыктыргыч конкурс программасы оештырылды

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Кнәз авыл җирлегендә «Яраткан героенны  таны" дигән мавыктыргыч конкурс  программасы оештырылды,ул Россия киносы көненә багышланган иде  Кнәздә Кино елына багышланган «Яраткан героеңны танып бел» дигән  бәйге уздырылды. Балаларга кинематография һәм Россия кино сәнгатенең тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйләнелде. Мәсәлән, Россиядә беренче фильмның премьерасы 1908 елда булган. Әлеге кинолента режиссер Владимир Ромашковныкы булган. Әлеге фильм 7 минут кына барган. Ә төсле фильм экраннарга 1925 елда чыккан. Танылган «Броненосец Потемкин» дип исемләнгән киноны Сергей Эйзенштейн төшергән. Тарихи белешмәләр белән танышкач, балалар төрле илләрнең әкият геройларын танып белү бәйгесендә, кино артистлары турындагы викторинада  катнаштылар. Яшүсмерләр әлеге биремнәрне бик тиз арада үтәделәр. Алар геройларны, кино һәм мультфильмнарның исемнәрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Әлеге бәйгедә Алена Ашуева, Азалия Садыйкова, Крестина Ерхова, Виолетта Миннекаева, Жасмин Гафиятуллина, Сабина Сафиуллина, Гөлназ Ихтисанова җиңүче дип табылды. Әлеге чара барлык баланың да күңеленә хуш килде, аларның белемнәрен тагын да арттырды, – дип язган Кнәздән хәбәрчебез Тамара Тузеева. Фотоматериалы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International